14.08.2019

30 август Ниагара шарлавыгыТатарстан флагы төсләренә буялачак

Танылган Ниагара шарлавыгы Татарстан флагы төсләренә буялачак. Бу Татарстан Республикасы көнендә булачак. Мондый инициатива белән Канададагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре чыккан. Алар Ниагара шарлавыгы администрациясенә аны 30 августта Татарстан Республикасы флагы төсләренә буяуны сорап, гариза язган. Бер атнадан соң, үтенечне хуплаганнар.
Гадәти булмаган күренешне барлык теләүчеләр үз күзләре белән күрә алачак. Ә Канадада булмаган кешеләр өчен, инстаграмдагы @montrealtatar сәхифәсендә 30 август көнне 22:00 сәгатьтә 15 минут дәвамында туры трансляция үткәреләчәк.
photo_2019-08-14_11-04-46.jpg

Главная Программа Видео Шортс Поиск