Без тагын "Манзара" кунаклары
17 август көнне сәгать 12:00-17:00 кадәр, Кабан күле яр буенда "Печән базары" фестивале узачак! Бу чарада "ШАЯН ТВ" каналы да катнаша. Иртәгә 6:00 сәгатьтә “Манзара” тапшыруында “Печән базары” фестиваленең оештыру комитеты вәкиле Зөһрә Вилданова белән “ШАЯН ТВ” балалар каналының PR бүлеге җитәкчесе Айсылу Җамалеева “Печән базары” фестивалендә нинди уеннар һәм остаханәләр әзерләгәнен сөйләде!
