Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә
Синоптиклар Татарстан халкын һава торышының начараюы турында кисәтә. 16 июньдә республика территориясендә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар көтелә.
🌦 Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Кайбер районнарда боз явуы да ихтимал.
🌡 Явым-төшемнәргә карамастан, һава торышы җылы булып калачак. Көндез һава температурасы +23…+28 градуска кадәр күтәреләчәк.
Белгечләр яшен вакытында ачык мәйданнарда йөрмәскә, ялгыз үскән агачлар астында тормаска һәм һава торышындагы үзгәрешләрне игътибар белән күзәтергә киңәш итә.