Казанда төп Яңа ел чыршысы утларын кабыза
23 декабрь, сишәмбе көнне, Казанның Гаилә үзәге «Казан» янында шәһәрнең төп Яңа ел чыршысын тантаналы рәвештә ачу узачак.
Казанның төп яшел чибәре үзенең зурлыгы белән сокландыра: чыршының биеклеге 35 метрга җитә. Заманча яктылык-динамик бизәлеше һәм анимацияле гөмбәзе бәйрәмгә әкияти атмосфера өсти ✨
Чара утлар кабыну белән башланып китәчәк. Тамашачыларны гаилә кыйммәтләренә багышланган интерактив тамаша, шулай ук ачык һавада узучы «Кышкы пейзажлар» күргәзмәсе көтә. Майданда бәйрәм ярминкәсе дә эшләячәк.
Бәйрәм сәхнәсендә духовой оркестр, яшь башкаручылар һәм Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясаячак. Күргәзмә стендларында исә Казан музей комплексы фондларыннан алынган күренекле рәссамнарның картиналары репродукцияләре тәкъдим ителәчәк.
🎉 Бәйрәм 18:00 сәгатьтә башлана
Гаиләгез белән килегез, Яңа ел рухын тоегыз һәм шатлыклы мизгелләр бүлешегез!