Популяр яңалыклар 24.12.2025

Республика Яңа ел чыршысы меңләгән баланы җыйды!

Бүген Казанда Татарстанның төрле районнарыннан килгән балалар өчен Республика Яңа ел чыршысы узды. Бәйрәм Татнефть Аренада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылды. Традицион рәвештә, Рөстәм Нургали улы балаларны сәламләде һәм аларны якынлашып килүче Яңа ел белән шәхсән котлады.

Источник фотографии: https://rais.tatarstan.ru/

Быел бәйрәмгә 8,5 меңнән артык бала килде. Алар арасында яхшы укыган, иҗатта һәм спортта уңышларга ирешкән укучылар, СВОда катнашучыларның балалары, шулай ук аеруча игътибар һәм ярдәмгә мохтаҗ балалар бар иде. Кунаклар өчен якты һәм мавыктыргыч Яңа ел тамашасы әзерләнде. Аның төп темасы - кышкы «Күрше» фестивале. Әкияти геройлар, матур декорацияләр, җыр-биюләр тамашачыларга чын Яңа ел кәефе бүләк итте. Бәйрәм сәхнәдә генә түгел, арена эчендә һәм аның тирәсендә дә дәвам итте. Биредә фотозоналар эшләде, балалар истәлекле фотолар ясады. Һәр катнашучы татлы Яңа ел бүләге алды. Сәхнәдә татар эстрадасының яраткан артистлары — Илсия Бәдретдинова, Элвин Грей, Марат Яруллин, шулай ук Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры чыгыш ясады. Бәйрәмне оештыруда 60тан артык волонтёр ярдәм күрсәтте. Яхшы хәбәр! Бәйрәм тамашасының тулы версиясен Яңа елда «ШАЯН ТВ» каналы эфирында карарга мөмкин булачак!

Главная Программа Видео Шортс Поиск