Популяр яңалыклар 09.07.2026

Казанда тагын 11 чакрым озынлыктагы велосипед юллары барлыкка киләчәк

Казанда велосипед инфраструктурасын үстерү дәвам итә. 2026 ел ахырына кадәр шәһәрдә тагын 11 чакрым озынлыктагы велосипед юллары төзеләчәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә. 

Яңа велосипед юллары Мавлютов, Габишев, Дубравная урамы һәм Себер тракты буйлап салыначак. Эшләр тәмамланганнан соң, көзгә Казандагы велосипед юлларының гомуми озынлыгы 63,3 чакрымнан 74,3 чакрымга җитәчәк.

Бүген велосипед юллары шәһәр транспорт системасының мөһим өлешенә әверелә. Яңа маршрутлар велосипедчылар һәм шәхси хәрәкәт чараларын кулланучылар өчен уңайлырак һәм куркынычсызрак шартлар тудыра, шулай ук шәһәрнең төрле өлешләрендәге велосипед юлларын бердәм челтәргә берләштерергә ярдәм итә.

Главная Программа Видео Шортс Поиск