Кызыклы фактлар 09.07.2026

Бүген — Җир җиләге көне: җәйнең иң хуш исле урман җиләгенә багышланган бәйрәм

Ел саен 9 июль көнне табигатьне һәм урман җиләкләрен яратучылар Җир җиләге көнен билгеләп үтә. Бу рәсми булмаган бәйрәм җәйнең иң хуш исле һәм тәмле урман җиләгенә багышланган.

Җир җиләге үзенең искиткеч тәме генә түгел, файдалы үзенчәлекләре белән дә билгеле. Аның составында С витамины, В төркеме витаминнары, фолий кислотасы, калий, магний һәм антиоксидантлар бар. Алар иммунитетны ныгытырга, йөрәк эшчәнлегенә ярдәм итәргә һәм организмга эссе көннәрне җиңелрәк кичерергә булыша.

Күпләр бакча җиләге белән җир җиләген бутый. Әмма җир җиләгенең җимешләре кечерәк булса да, аның хуш исе дә, тәме дә күпкә баерак. Шуңа күрә ул күпләр өчен чын җәй символы булып санала.

Җир җиләген иртән, чык кипкәннән соң, кояш кыздырганчы җыю яхшырак. Җир җиләгенең яфракларыннан да хуш исле чәй пешерәләр.

Җир җиләге көне — гаилә белән табигатькә чыгып ял итү, урманда саф һава сулау һәм җәйнең иң тәмле бүләкләренең берсе белән сыйлану өчен менә дигән мөмкинлек. 

Главная Программа Видео Шортс Поиск