28.05.2021

Яшь дусларыбыз!

Кичә “ШАЯН ТВ” балалар телеканалы Казанның Мәскәү һәм Киров районнары администрациясе вәкилләре белән берлектә балалар өчен студия буенча кызыклы экскурсия үткәрде. Балалар тапшыруларны төшерү процессын, мультфильмнарны татар телендә тавышландыруны күзәттеләр, канал геройлары белән танышып, кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Кыскасы, нәни дусларыбыз вакытларын бик файдалы һәм шәп үткәрделәр!

Главная Программа Видео Шортс Поиск