Иртәгә очрашырбыз!
"ШАЯН ТВ" геройлары сезне 1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне бәйрәменә чакыра! Кайда? Сәгать ничәдә? Без сезне 09:00 сәгатьтә Казан Кремле янында көтеп калабыз! Бездән сезнең өчен шәп программа: 1. Тиззарядка; 2. Слайм ясау буенча мастер-класс; 3. Аниматорлар белән уеннар; 4. Аквагримнан матур рәсемнәр; 5. Профессор химиктан төрле тәҗрибәләр; 6. "ШАЯН ТВ" геройлары белән фотосессия. Килегез! Күңелле булачак!