Кызыклы фактлар 02.03.2026

Язга максатлар исемлеге: «камил булу» түгел, ә алга бару

Яз – яңару вакыты. Кояш чыга, кәеф күтәрелә, һәм «яңа тормыш башлыйм» дигән уйлар килә.

Ләкин максатлар кую – ул үзеңне мәҗбүр итү түгел.
Ул үзеңә мөмкинлек бирү.
Бергәләп чынга ашырыла торган максатларны туплап карыйк.

1. Үзең өчен бер максат
Башкалар өчен түгел.
Бары тик үзең теләгән нәрсә.
Мәсәлән:
 • иртән йөгерә башлау
 • көненә кимендә 2л су эчү
 • инглиз телен белүне яхшыртырга
 • 3 китап уку
 • музыка коралында уйный башлау
Синең өчен кызыклы булсын.

 2. Уку өчен бер максат
«Бөтен фәннәрдән бишле» түгел.
Ә бәлки:
 • математикадан яхшырак аңлау
 • өй эшен соңга калдырмау
 • такта янында тынычрак чыгыш ясау
Кечкенә максат — зур нәтиҗә.

 3. Сәламәтлек өчен бер максат
Диеталар һәм дедлайнар кирәк түгел .
Мәсәлән:
 • вакытында йокларга яту
 • күбрәк су эчү
 • Көндәлек зарядка
 • Телефонсыз күбрәк вакыт үткәрү
 • саф һавада йөрү

 4. Үзеңне сынап карар өчен максат
Ул да булса:
 • сәхнәдә чыгыш ясау
 • видео төшерү
 • яңа түгәрәккә язылу
 • бер атна социаль челтәрләрсез яшәү
Яз кыюларны ярата.

❌ Нәрсә язмаска?
 • «Мин бөтенләй башка кеше булам»
 • «Беркайчан ялкауланмыйм»
Бу артык зур сүзләр. Максатлар төгәл һәм чынга ашырырлык булырга тиеш.

Кечкенә генә лайфхак:
Әлеге исемлекне кулдан яз. Стенага элеп куй һәм көндәлек карап алырга онытма.

Иң мөһиме
Яз – ярыш түгел.
Ул – хәрәкәт.
Бер максатны үтәсәң дә, бу – үсеш.

Яз – камил булу турында түгел. Бу – яхшыга үзгәрә башлау вакыты. 
Иң мөһиме – алар синеке булсын.  Истә тот – кечкенә адым да – үсеш. Бер үтәлгән пункт та – җиңү.
«Иң яхшы вакыт»ны көтмә, бүгеннән башла.
Яз инде килеп җитте. 😉

Главная Программа Видео Шортс Поиск