Нәниләрне нәрсә белән кызыксындырырга? 3–5 яшьлек балалар өчен Топ - 5 мультфильм
Бала өчен мультфильм сайлау һәрвакытта да җиңел түгел. Ул кызыклы гына түгел, ә файдалы һәм аңлаешлы да булырга тиеш. 3 яшьтән 5 яшькә кадәрге балаларның игътибарын аеруча якты геройлар һәм истә калырлык җырлар җәлеп итә.
«ШАЯН ТВ» каналы нәни тамашачылар өчен кызыклы мультфильмнар туплады.
1. «Өч песи» («Три кота»). Коржик, Компот һәм Карамелька исемле песиләр һәр көн яңа маҗараларга юлыга. Алар белән бергә балалар ярдәмчел булырга, авырлыкларны җиңәргә һәм тормыштагы гади шатлыкларны күрергә өйрәнә.
2. «Аю-аюкайлар» («Ми-ми-мишки»). Кеша белән Тучка дуслыгы турында күңелле сюңетлар балаларны бер-берсенә ярдәм итәргә, дусларны кадерләргә һәм яңа ачышлар ясарга өйрәтә.
3. «Барбоскиннар» («Барбоскины»). Зур һәм тату гаилә турында мультфильм. Һәр геройның үз холкы бар, шуңа күрә һәр серия кызыклы вакыйгаларга һәм көлкеле хәлләргә бай.
4. «Цветняшки». Нәниләр өчен кызыклы музыкаль мультсериал. Геройлар белән бергә балалар төсләрне, формаларны, хисләрне өйрәнә һәм кызыклы уеннар аша дөнья белән таныша.
5. «Лунтик». Айдан төшкән герой дуслары белән бергә тирә-як дөньяны өйрәнә. Мультфильм балаларга дуслык һәм яхшы гамәлләрнең әһәмиятен аңларга ярдәм итә.
Әлеге мультфильмнарның барысын да «ШАЯН ТВ» сайтында карарга мөмкин.