БДИ - 2026. Имтиханнар бирү башланды
1 июньдә Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры старт алды. 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар беренче булып тарих, рус әдәбияты һәм химия фәннәреннән имтихан тапшырды.
БДИның төп чоры июль аена кадәр дәвам итәчәк.
Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын рус теле, математика һәм югары уку йортларына керү өчен кирәкле башка фәннәр буенча имтиханнар көтә.
Күп кенә ыгарылыш сыйныф укучылары өчен бүгенге көн айлар буе барган әзерлекнең нәтиҗәсе булды.
Кемдер медицина юнәлешен сайлап химия тапшыра, кемдер киләчәктә юрист булырга хыялланып тарих фәнен сайлый, ә әдәбият сөючеләр гуманитар һөнәрләргә юл тота.
Имтиханнар вакыты — дулкынлану, җаваплылык һәм зур өметләр вакыты.
«ШАЯН ТВ» телеканалы барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, югары баллар җыюларын һәм хыялларының тормышка ашуын тели!