Популяр яңалыклар 24.11.2026

«Татар кызы, Татар егете – 2026»: Казанда шәһәр конкурсының финал җиңүчеләре билгеләнде

2026 елның 23 ноябрендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Татар кызы, Татар егете – 2026» шәһәр конкурсының финалы узды. Район турларында җиңү яулаган 8 кыз һәм 8 егет «Татар кызы» һәм «Татар егете» исемнәре өчен көч сынашты.

Финал өч өлештән торды. Катнашучылар үзләрен таныштырды, татар халык милли бәйрәмнәренең, гореф-гадәтләренең һәм йолаларының заманча чагылышын күрсәтте, шулай ук драматург, публицист һәм татар реалистик әдәби тәнкыйтенә нигез салучыларның берсе Фатих Әмирхан юбилеена багышлап, аның иҗаты буенча өзекләр тәкъдим итте.

Финалистларны мәртәбәле жюри бәяләде. Жюри составында Татарстанның атказанган артисты, Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле солисты Айгөл Кыямова, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Алсу Каюмова, Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, журналист, «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалының башкарма директоры урынбасары Данил Гыйниятов, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасының халык укытучысы, Россия Федерациясе югары уку йортларының атказанган хезмәткәре Рәсимә Шәмсетдинова эшләде.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

Татар кызлары арасында:

3 нче урын – Яңа Савин районының 113 нче мәктәбе укучысы Әхмәтҗанова Энҗе һәм Киров районының 152 нче гимназиясе укучысы Камалиева Риана.

2 нче урын – Авиатөзелеш районының 5 нче гимназиясе укучысы Сипиева Азалия, Совет районының 149 нчы татар телендә белем бирүче лицее укучысы Хәбибуллина Динә һәм Совет районының 181 нче күппрофильле мәктәбе укучысы Хәнәфиева Әминә.

1 нче урын – Идел буе районының 16 нчы гимназиясе укучысы Мостафина Әминә һәм Вахитов районының 27 нче гимназиясе укучысы Җаппарова Мәрьям.

Татар егетләре арасында:

3 нче урын – Яңа Савин районының 155 нче гимназиясе укучысы Мостафин Солтан, Киров районының 3 нче гимназиясе укучысы Харисов Илмир һәм Мәскәү районының Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучысы Вафин Ранель.

2 нче урын – Идел буе районының 16 нчы гимназиясе укучысы Мөхәммәтҗанов Кәрим һәм Вахитов районының 27 нче гимназиясе укучысы Исхаков Әмирхан.

1 нче урын – Совет районының 149 нчы татар телендә белем бирүче лицее укучысы Баһавиев Камил һәм Авиатөзелеш районының 33 нче гимназиясе укучысы Саттаров Дамир.

Саттаров Дамир һәм Сипиева Азалия онлайн тавыш бирү юлы белән тамашачы мәхәббәтенә дә лаек булдылар.

Иң югары балл җыйган конкурсантлар – Мәскәү районының Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы Шәрипова Азалия һәм Совет районының 149 нчы татар телендә белем бирүче лицее укучысы Шәрипов Надир Гран-прига – «Татар кызы» һәм «Татар егете» исемнәренә лаек булдылар.

Барлык катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Главная Программа Видео Шортс Поиск