Кар нинди төсләрдә була7
Синең кайчан да булса карны ак түгел, ә алсу, яшел яки хәтта кара төстә күргәнең бармы? Башта бу могҗиза кебек тоела. Ләкин чынлыкта һәр төснең фәнни аңлатмасы бар!
Ни өчен кар гадәттә ак?
Кар бөртекләре ак булып күренә, чөнки алар 95% һавадан тора. Яктылык күпсанлы боз кристаллчыкларыннан чагылып, тарала – шулай ак төс барлыкка килә. Әмма карга төрле кушылмалар эләксә, ул теләсә нинди төскә керергә мөмкин!
Алсу һәм кызыл – карбызга охшаган кар
Тауларда һәм салкын төбәкләрдә кайчак алсу яки кызгылт кар күрергә мөмкин. Бу карбыз согы түгел, ә бик кечкенә суүсемнәр – хламидомонада йогынтысы. Алар карны кызыл төскә буйый торган махсус матдә бүлеп чыгара. Андый карны хәтта «карбыз кар» дип тә йөртәләр! Ул Камчаткада, Төньяк Уралда һәм Франц-Иосиф Җирендә очрый. +4 °C тан югары температурада бу суүсемнәр үлә.
Яшел кар
Яшел төсне карга икенче суүсем – рафидонема снежная бирә. Анда гади үсемлекләрдәге кебек хлорофилл бар. Андый карны кайчак Карск диңгезе ярларында күрәләр.
Көрән кар
Көрән төс карга башка суүсемнәр\. комлы бураннардан соң яки тузан кисәкчәләре аркасында барлыкка килә.
Сары, кызылсары төсендәге, соры кар кайда?
Бу төсләр карга тузан, ком яки балчык эләккәндә барлыкка килә. Кайчак андый карны чүлләрдән – мәсәлән, Монголия яки Кытайдан – җилләр алып килә.
Кара кар
Кара кар – бу инде табигать могҗизасы түгел, ә табигатьнең пычрануы. Аны корым, көл һәм заводлар чыгарган калдыклар йчен карала. Шәһәрләрдә кар машиналарның чыгарылган газларыннан да карала ала.
Зәңгәр кар да була!
2015 елда Челябинск өлкәсендә зәңгәр кар яуган. Соңрак карга Пасха йомыркалары өчен буяу куяшылганы билгеле булган.
Кайчак кояш баеганда яки чыкканда кар алсу булып күренә, чөнки кояш нурлары җылы төсләргә керә. Ә кар эри башлагач, ул үтә күренмәле була, аның аша җир яки үлән күренә башлый.
Нәтиҗә: төсле кар – уйдырма түгел. Ул суүсемнәр, тузан, пычрану яки хәтта оптик иллюзияләр аркасында була. Шуңа күрә киләсе тапкыр гадәти булмаган кар күрсәң, гаҗәпләнмә – табигать серләргә бай икәнен генә искә төшер!