Популяр яңалыклар 24.04.2026

Урицкий паркында зур эко-бәйрәм: агач утыртабыз, күл чистартабыз, стикерлар алабыз!

25 апрель көнне 10:00 сәгатьтә Казанның Урицкий паркында төп республика өмәсе узачак.

Син чүп җыя, агач утырта, койма буйый һәм дайверларга күл төбен чистартырга булыша аласың. Концерт, кыр кухнясы, осталык дәресләре һәм истәлекле стикерлар булачак. Иске кием, пластик, пыяла, макулатура һәм китапханәләр өчен инде укылган китаплар алып кил. Парк «Төньяк вокзалы» метросы янында.

Үзең кил һәм дусларыңны чакыр!

Главная Программа Видео Шортс Поиск