«Тукай сүзе»нең серле ягы, «Унөч» премьерасы һәм Казанга килгән белгечләр – яңа чыгарылыш менә!
🔥 «ШАЯН ШОРТС»ның яңа чыгарылышында Солтан белән Сәфинә безгә иң кызыклы яңалыкларны сөйләделәр.
«Татар сүзе – Тукай сүзе» дип аталган зур телевизион проектның ничек барганын күрсәтәбез! «Апуш» театры «Унөч» дигән яңа спектакльне тамашачыга тәкъдим итте – премьерадан репортаж карагыз! Татар теле һәм әдәбияте буенча иң көчле укучылар Казанда очрашты – алар кемнәр һәм нинди сынаулар аша уздылар? Боларның барысын да яңа чыгарылышта карап белегез!