Популяр яңалыклар 15.04.2026

5800 дән артык тугызынчы сыйныф укучысы туган телне сайлаган

Татарстанда туган телдән имтихан тапшыручы чыгарылыш укучылары саны арткан.  

28 майда татар теле һәм әдәбияты буенча Бердәм республика имтиханын 44 унберенче сыйныф укучысы тапшырачак (бу узган елгы күрсәткечтән 59% ка күбрәк).  
Тугызынчы сыйныф укучылары арасында туган телне сайлап алганнар саны – 5800 дән артык (шуларның 5700 дән артыгы – татар телен, 70 е – чуваш телен, 24 е – удмурт телен, 22 се – марый телен сайлаган).  
Туган әдәбияттан имтиханны 12 кеше тапшырачак.

Главная Программа Видео Шортс Поиск