Канал яңалыклары 15.04.2026

«ШАЯН ТВ»да бүген бәйрәм!🥳 Әлфинур апаның туган көне! 😍

Хөрмәтле Әлфинур Илһамовна!

«ШАЯН ТВ» телеканалы коллективы сезне туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итә!

Бүген туган көнен Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Г.Кариев исемендәге ТЮЗга нигез салучыларның берсе, «Күчтәнәч» тапшыруының режиссеры һәм алып баручысы, безнең телеканалыбызга беренче «ТЭФИ Регион» бүләген – «Бронза Орфей»ны алып килгән шәхес – Фатыхова Әлфинур Илһам кызы бәйрәм итә.

Сезнең Йомшак һәм Актәпи курчаклары күп еллар буе яшь тамашачыларны тәрбияли, ә осталыгыгыз һәм эшегезгә бирелгәнлегегез бөтен коллективка үрнәк булып тора.

Сезгә сәламәтлек, көч һәм яңа иҗади уңышлар телибез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт.

Хөрмәт белән,
«ШАЯН ТВ» коллективы

Главная Программа Видео Шортс Поиск