📅 Татарстан халкын кыскартылган эш атнасы көтә
Майның соңгы атнасы татарстанлылар өчен кыскарак булачак.
Корбан бәйрәмен бәйрәм итү сәбәпле, Рәис Рөстәм Миңнеханов карары белән 27 май ял көне итеп игълан ителде.
Шуңа бәйле рәвештә, сишәмбе, 26 май, эш көне бер сәгатькә кыскартыла. Чәршәмбе, 27 май, республика халкы ял итә.