🔥 Антон Михалев «ШАЯН ТВ»да кунакта!
Бүген ШАЯН ТВ телеканалында танылган Россия режиссеры Антон Михалев кунакта булды.
Кунак өчен телеканал студияләре буенча экскурсия үткәрелде. Ул аппарат бүлмәсендә, тавыш яздыру студиясендә һәм мультстудиядә булды.
Антон Михалев яшь журналистлар өчен мастер-класс уздырды, телевидение өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм «ШАЯН ШОРТС» тапшыруын яздыруда катнашты.
Көннең икенче яртысында режиссер каналның иҗат коллективы белән очрашты, балалар контенты форматлары турында фикер алышты һәм үз киңәшләрен бирде.