Кызыклы фактлар 11.06.2026

Ясалма интеллект белән ничә яшьтән кулларнырга ярый

Күпчелек популяр ясалма интеллект сервисларында шәхси аккаунтны 13 яшьтән башлап теркәргә мөмкин. Әмма 13 яшьтән 18 яшькә кадәрге үсмерләр өчен ата-аналар ризалыгы кирәк булырга яки өстәмә куркынычсызлык чаралары кулланылырга мөмкин.

Шул ук вакытта МДУ белгече Иван Оселедец фикеренчә, балалар ясалма интеллект мөмкинлекләрен якынча 10 яшьтән аңлырак куллана башлый. Бу яшьтә аналитик һәм тәнкыйди фикерләү үсә, шуңа күрә нейрочелтәрләр белән танышу нәтиҗәлерәк була.

Эскпертлар киңәше буенча, башта ясалма интеллектны ата-аналар яки укытучылар белән бергә өйрәнү файдалы, ә аннан соң мөстәкыйль куллануга күчәргә мөмкин.

Кыскача:
• 10 яшькә кадәр — ясалма интеллектны өлкәннәр белән бергә куллану яхшырак.
• 10 яшьтән — уку һәм иҗат өчен нейрочелтәрләр белән таныша башларга мөмкин.
• 13 яшьтән — күпчелек сервисларда шәхси аккаунт теркәргә мөмкин.
• 18 яшькә кадәр — гадәттә өстәмә куркынычсызлык чаралары кулланыла.

Главная Программа Видео Шортс Поиск