Россия көне белән!
Бүген без зур илебезнең — аның тарихының, мәдәниятенең, казанышларының һәм халкының бәйрәмен билгеләп үтәбез.
Нәкъ менә бу көнне, 1990 елда, РСФСРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә. Башта бәйрәм Декларация кабул ителгән көн дип аталса, 2002 елдан ул рәсми рәвештә Россия көне исемен йөртә башлый.
Бу көн сезгә күтәренке кәеф, якты тәэсирләр һәм туган илегез белән горурлану хисләре бүләк итсен!
Сезгә тынычлык, игелек, бәхет һәм яңа уңышлар телибез! 