БДИ катнашучылары беренче нәтиҗәләрен ала башлады
БДИда катнашучылар беренче нәтиҗәләрен ала башлады
Чыгарылыш сыйныф укучылары 2026 елгы Бердәм дәүләт имтиханының беренче нәтиҗәләрен белә башлады. Тарих, әдәбият һәм химия фәннәре буенча нәтиҗәләр әзер. Әлеге имтиханнарны укучылар 1 июньдә тапшырган иде.
Якын көннәрдә башка фәннәр буенча да нәтиҗәләр чыгачак. Рус теле буенча нәтиҗәләр 19 июньгә кадәр, математика буенча — 21 июньгә кадәр, җәмгыять белеме һәм физика буенча — 24 июньгә кадәр билгеле булачак.
Нәтиҗәләрне «Дәүләт хезмәтләре» («Госуслуги)» порталы аша, мәктәптә яки рәсми төбәк ресурсларында карарга мөмкин.