Канал яңалыклары 13.03.2026

«Шаян ТВ» Байлар Сабасы гимназиясендә кунакта булды

ШАЯН ТВ командасы Байлар Сабасы гимназиясенең укучылары белән очрашты.

Источник фотографии: ШАЯН ТВ

Әңгәмә бик җылы һәм кызыклы атмосферада узды: укучыларга телеканалның яңа проектлары турында сөйләделәр. Чара барышында команда "ШАЯН ТВ"ның яңа сайтын да тәкъдим итте. Хәзер анда тапшыруларны карарга, яңалыклар белән танышырга һәм каналның яңартуларын күзәтеп барырга мөмкин.

Балалар өчен интерактив уеннар да үткәрелде. Укучылар сорауларга җавап бирде, төрле биремнәрдә катнашты һәм үзләренең зирәклеген сынап карады. Иң актив катнашучылар телеканал блогерлары Кәрим һәм Алимәдән истәлекле бүләкләр алдылар.

Очрашу бик күңелле узды: балалар аралашты, сораулар бирде һәм үз фикерләре белән уртаклашты. Мондый очрашулар укучыларга "ШАЯН ТВ" белән якыннанрак танышырга һәм яраткан тапшыруларның ничек барлыкка килүен белергә мөмкинлек бирә.

Главная Программа Видео Шортс Поиск