Кызыклы фактлар 22.04.2026

Без Бөгелмәдә!

Бүген «ШАЯН ТВ» командасы Бөгелмә шәһәренә Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе һәм Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат укучылары янына кунакка килде.

Источник фотографии: ШАЯН ТВ

Укучыларга телеканалның яңа проектлары тәкъдим ителде һәм программаларны уңайлы карарга, соңгы яңалыкларны укырга мөмкинлек биргән яңартылган сайт турында сөйләделәр. Балалар өчен интерактив программа оештырылды: мавыктыргыч уеннар, сораулар һәм биремнәр. Чара бик җанлы узды – балалар кунаклар белән теләп аралаштылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мондый очрашулар телеканал белән якыннанрак танышырга һәм яраткан тапшыруларның ничек иҗат ителүен белергә ярдәм итә.

Главная Программа Видео Шортс Поиск