Популяр яңалыклар 22.04.2026

Татарстан өстеннән уникаль комета очып уза: кайчан һәм ничек күзәтергә

C/2025 R3 (PANSTARRS) дип аталган сирәк комета Җиргә 160 мең елга бер тапкыр якынлаша һәм хәзер үзенең яктылыгының иң югары дәрәҗәсенә җитте.

КФУ астрономнары хәбәр иткәнчә, күзәтү өчен иң кулай вакыт – иртәнге сәгатьләр, 25 апрельгә кадәр.

Комета гади күз белән дә күренә, ләкин ул офык сызыгына бик якын булачак. Шуңа күрә аны биек йортлар һәм агачлар күренешне капламаган ачык мәйданнан эзләве хәерлерәк. Мөһим кисәтү: Кояш чыга башлау белән, бинокль яки күзәтү торбаларын читкә куегыз – күзләрне пешерү куркынычы бар.

Главная Программа Видео Шортс Поиск