ШАЯН ТВ Арчада кунакта!
Бүген «ШАЯН ТВ» командасы 5нче Арча гимназиясендә кунакта булды.
Балаларга каналның яңа проектлары һәм яңартылган сайт турында сөйләделәр, анда тапшырулар карап, яңалыклар укып була. Укучылар өчен интерактив программа оештырылды: уеннар, сораулар һәм биремнәр. Очрашу бик күңелле узды – балалар кунаклар белән актив аралашты, сораулар бирде һәм тәэсирләре белән уртаклашты. Мондый чаралар телеканалны һәм яраткан тапшыруларның ничек төзелүен аңларга ярдәм итә.
Күбрәк фотоларны монда карап була!