Популяр яңалыклар 15.05.2026

Россия мәктәпләрендә шахматны мәҗбүри фән итәргә тәкъдим иттеләр

♟ Россия мәктәпләрендә шахматны мәҗбүри фән итәргә тәкъдим иттеләр.

Әлеге тәкъдим белән РФ Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Владислав Гриб чыкты.

Аның фикеренчә, шахмат балаларда логик һәм стратегик фикерләүне, игътибарны һәм хәтерне үстерә.

Ул башта шахматны факультатив дәрес итеп кертергә, соңрак исә мәктәп программасының мәҗбүри өлеше итәргә тәкъдим итте. Гриб сүзләренчә, кайбер илләрдә шахмат инде мәктәпләрдә даими укытыла.

Главная Программа Видео Шортс Поиск