Икенче метро линиясе өлешчә вакытыннан алда эшли башлаячак
🚇 Казанда метроның икенче линиясе беренче участогын 2027 елның августында ук файдалануга тапшырырга җыеналар – бу баштагы планнан бер елга иртәрәк.
Элегрәк әлеге участокны 2028 елда ачу күздә тотылган иде, әмма төзелеш эшләре графиктан тизрәк бара. Яңа линия ачылганнан соң шәһәр халкына кайбер районнарга барып җитү уңайлырак булачак, ә җәмәгать транспортына йөкләнеш кимиячәк.
Метроның икенче тармагы Казанның иң зур транспорт проектларының берсе булып санала. Яңа линия шәһәрдә транспорт хәрәкәтен җиңеләйтергә һәм юллардагы тыгыннарны киметергә тиеш.