«Татар сүзе – Тукай сүзе»: Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган концерт төшерелде
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Көнчыгыш залында «Татар сүзе – Тукай сүзе» исемле зур телевизион театральләштерелгән шигъри тамашаның төшерүе узды. Бу чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган.
Проект «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе белән берлектә әзерләнде. Концерт программасы Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына корылган.
Сәхнәдә Халыкара «ТАТАР СҮЗЕ» телевизион нәфис сүз бәйгесенең финалистлары, шулай ук Татарстанның танылган артистлары чыгыш ясады. Тамашачылар шигъри әсәрләр, Тукай сүзләренә язылган популяр җырлар һәм театральләштерелгән номерлар күрде.
Концертта Татарстанның халык артистлары Фәнис Җиһанша һәм Алинә Шәрипҗанова, атказанган артистлар Илнур Закиров һәм Артем Пискунов, «ШАЯН ТВ» алып баручылары, шулай ук «Апуш» балалар театр студиясе яшь артистлары катнашты. Аерым номерларны «Сәйлән» фестивале һәм халыкара бәйгеләр җиңүчеләре Рөстәм Хөсәенов һәм Амелия Феофанова башкарды.
Чараның мактаулы кунаклары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов та булды. Ул шагыйрь иҗатының бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмавын, Тукай – төп нәфис сүз остасы икәнен билгеләп үтте.
Телевизион премьера 26 апрельдә – Габдулла Тукайның туган көнендә – «ТНВ» (16:00), «ТНВ-Планета» (16:00) һәм «ШАЯН ТВ» (20:35) каналларында булачак.