Популяр яңалыклар 10.04.2026

«Зенит-Казан» – финалга бер адым гына калды!

Новосибирскидә Россия волейбол чемпионатының ярымфиналындагы өченче матч тәмамланды.

Безнең Казан командасы «Локомотив» белән очрашты һәм тай-брейкта (бу бишенче, хәлиткеч партия) җиңү яулады. Бу җиңү аркасында сериядәге исәп 2:1 «Зенит-Казан» файдасына.

Киләсе матч 12 апрельдә Новосибирскидә уза. Безнең волейболчыларга уңышлар телибез!


Источник фото: zenit-kazan.com

Главная Программа Видео Шортс Поиск