Бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшырган 99 меңгә якын чыгарылыш укучысы нәтиҗәләрен яхшырткан
8–9 июльдә узган БДИны яңадан тапшыру көннәренә нәтиҗәләр ясалды. Россия Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, 99 меңгә якын чыгарылыш укучысы үз нәтиҗәләрен яхшырта алган.
Иң популяр фәннәр:
📚 җәмгыять белеме;
💻 информатика;
📝 рус теле;
Барлыгы имтиханнарны 138 меңгә якын кеше яңадан тапшырган. Өстәмә көннәр нәтиҗәсендә 100 балл җыючылар саны арткан, шулай ук табигый-фәнни юнәлешләр, информатика һәм профильле математика буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән укучылар да күбәйгән.
Искәртеп узабыз, БДИны яңадан тапшыру өчен өстәмә көннәр 2024 елдан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелде.