Популяр яңалыклар 23.07.2026

25 июльдә Россия вузларына бюджетка гариза бирү тәмамлана

Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына укырга керергә теләүче абитуриентларга искәртәләр: 25 июльдә Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча гаризалар кабул итү тәмамлана. Бу хакта Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы «РИА Новостига»  хәбәр итте.

27 июльдә вузлар рәсми сайтларында һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталында конкурс исемлекләрен бастырачак.

📅  Кабул итү кампаниясенең төп даталары
• 25 июль — бакалавриат һәм специалитет буенча бюджет урыннарына гаризалар кабул итүнең соңгы көне;
• 27 июль — конкурс исемлекләре бастырыла;
• 3 август — өстенлекле этап буенча кабул итү турындагы боерыклар басыла;
• 7 август — төп этап буенча кабул итү турындагы боерыклар басыла.

Ризалыклар кабул итү тәмамланганнан соң һәм кабул итү турындагы боерыклар чыкканчы «тынлык көннәре» гамәлдә булачак. Бу көннәрдә гаризага үзгәрешләр кертү, ризалыкны кире алу яки яңасын бирү мөмкин булмаячак.

Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы «Вузга онлайн керү» сервисы аша өйдән чыкмыйча гына тапшырырга була.

Главная Программа Видео Шортс Поиск