БДИны резерв көннәрдә 102 меңнән артык кеше тапшырачак
Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын резерв көннәрдә тапшыру чоры башланды. 22–25 июнь көннәрендә ЕГЭны 102 меңгә якын кеше тапшырачак.
Резерв көннәрендә имтиханнарны төп чорда җитди сәбәпләр аркасында катнаша алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук имтихан даталары туры килгән катнашучылар бирә ала. Моннан тыш, мәҗбүри фәннәрнең берсеннән канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алган укучыларга да өстәмә мөмкинлек каралган.
Резерв көннәрендә катнашучыларның күпчелеген быел югары уку йортларына керергә планлаштыручы узган еллар чыгарылышлары тәшкил итә.
Резерв сроклар барлык катнашучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясен узарга һәм вакытында югары уку йортларына документларын тапшырырга мөмкинлек бирә. Имтиханнар төп чордагы кебек үк кагыйдәләр һәм таләпләр буенча үткәрелә.