Популяр яңалыклар 22.06.2026

Казанда мәктәп чыгарылыш сыйныф укучылары өчен шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе узачак

25 июньдә Казанда мәктәпне тәмамлаучылар өчен шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе узачак.

Чара «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта үтәчәк. Бәйрәм программасы 16:00 сәгатьтә башлана.


Быелгы чыгарылыш кичәсендә Казан мәктәпләренең якынча 8 мең чыгарылыш сыйныф укучысы катнашыр дип көтелә. Алар тиздән аттестатларын алып, тормышларының яңа этабына аяк басачак. Катнашучылар өчен бай һәм кызыклы программа әзерләнгән. Бәйрәмнең төп кунаклары булып Beku, DJ Сөләйман, «Дышать» һәм башка популяр артистлар чыгыш ясаячак.

Главная Программа Видео Шортс Поиск