Марафон үткәрелү сәбәпле кайбер урамнар ябылачак
Зур спорт чарасы шәһәрдәге транспорт хәрәкәтен вакытлыча үзгәртәчәк.
Казанда «Казан марафоны»на әзерлек һәм аны үткәрү сәбәпле, 28 апрельдән үк шәһәр үзәгендә хәрәкәт чикләнә башлаячак. Төп үзгәрешләр 3 һәм 4 май көннәренә туры килә.
Бу көннәрдә шәһәрнең үзәк урамнары һәм яр буе юллары (Кирмән яр буе, Булак урамнары һ.б.) вакытлыча ябылачак.
Шәһәр халкына маршрутларын алдан планнаштырырга киңәш ителә.