Кызыклы фактлар 20.04.2026

«Башта бик кыен булды»: КФУ студенткасы кытай теле һәм Кытай турында

Бүген БМОның Кытай теле көне билгеләп үтелә – дөньяда иң киң таралган телләрнең берсенә багышланган бәйрәм. Шул уңайдан без кытай телен өйрәнүче һәм хәтта Кытайда да булып кайткан КФУның 4нче курс студенты - Динә Хабибуллина белән сөйләштек.

Источник фотографии: Динәнең шәхси архивы

– Ни өчен син кытай телен өйрәнергә булдың?
Мин кытай телен сайладым, чөнки миңа гомумән Азия телләре кызык. Алар арасында кытай теле иң катлаулысы кебек тоелды – нәкъ менә шул мине җәлеп итте. Моннан тыш, бу – иероглифлар кулланыла торган бердәнбер тел, һәм ул бик популяр.

– Башта кыен булдымы, әллә кызыкмы?
Башта шактый кыен булды. Чөнки бу телдә без күнеккән хәрефләр юк, бары тик иероглифлар гына, шуңа күрә күп укырга туры килде. Әмма кызыксыну кимемәде, киресенчә, вакыт узу белән тагын да артты.

– Кытай теле чыннан да бик катлаулымы?
Мин аны бик катлаулы дип әйтмәс идем. Ул гади генә түгел, ә башка төрле. Анда грамматик кагыйдәләр күп түгел: сүзләр үзгәрми, җөмләдә билгеле бер тәртип саклана һәм заманнар да күп түгел.

Иң кыены – иероглифлар. Әгәр аларны белмәсәң, хәтта гади язуларны да аңлап булмый. Шуңа күрә иң күп вакыт һәм көч нәкъ менә шуларны өйрәнүгә китә. Гомумән алганда, тел җиңел, ләкин сабырлык һәм теләк таләп итә.

– Синең яраткан кытай сүзе ничек яңгырый?
Миңа «юаньфэнь» (缘分, yuánfèn) сүзе ошый. Ул «язмыш очрашуы», «язмыш» дигәнне аңлата.

– Син Кытайга ничек барып кайттың?
КФУда академик мобильлек программасы бар. Мин аның турында белеп алдым һәм гариза бирергә булдым. Моның өчен эссе язарга, тел сертификаты тапшырырга һәм кирәкле документлар җыярга кирәк иде. Мин сайлап алуны үттем һәм Кытайга киттем.

Уку бушлай булды – мин бары тик юл чыгымнарын һәм визаны гына түләдем.

– Кытайда сине нәрсә иң нык гаҗәпләндерде?
Иң гаҗәпләндергәне – анда инглиз теле бик аз кулланыла. Мин моны белә идем, ләкин шулкадәр дип уйламадым. Бер яктан, бу миңа файдалы булды – кытай телен көн саен кулланырга мөмкинлек туды. Икенче яктан, телне белмәгән туристларга анда шактый авыр.

Тагын бер нәрсә – технологияләр үсеше. Кытайда түләү системасы бик уңайлы, ә мобиль кушымталарда көндәлек тормыш өчен кирәкле бар нәрсә диярлек бар. Доставка бик тиз эшли: хәтта бер стакан кофе да өйгә китереп бирәләр. Бу – технологияләрнең тормышка ничек уңышлы кертелә алуына яхшы мисал.

– Кытай телен өйрәнергә теләүчеләргә нинди киңәшләр бирер идең?
Иң мөһиме – башта ук бирешмәскә. Нинди генә авыр булса да, дәвам итәргә кирәк. Күбрәк практика ясау мөһим: иероглифлар язарга һәм дөрес әйтелешне өйрәнергә.

Бу тел башка телләргә охшамаган, шуңа күрә кайвакыт аны өйрәнүдән туктыйсы килергә мөмкин. Әмма тырышсаң, нәтиҗәсе һичшиксез булачак.

Главная Программа Видео Шортс Поиск