Канал яңалыклары 20.07.2026

«ШАЯН ТВ» сайтында өч мультпремьера!

«ШАЯН ТВ» сайтында татар телендә яңа мультсериаллар чыкты: «Патша кызлары», «Кәгазьләр» һәм «Гаҗәп Дино».


Яшь тамашачыларны патша кызларының тылсымлы маҗаралары, гаҗәеп кәгазь дөньясы, шулай ук күңелле динозавр һәм аның дуслары турындагы кызыклы вакыйгалар көтә.

Барлык серияләр дә онлайн карау өчен инде ачык. Күңелегезгә ошаган мультсериалны сайлагыз һәм уңайлы вакытта карагыз!

Главная Программа Видео Шортс Поиск