Популяр яңалыклар 20.07.2026

Казанның 2 нче лицей-интернаты укучысы Халыкара математика олимпиадасында көмеш медаль яулады

Казанның Мәскәү районы 2 нче лицей-интернаты укучысы Максим Большаков Шанхайда узган 67 нче Халыкара математика олимпиадасында көмеш медаль яулады. 


Россия җыелма командасы барлыгы алты медаль алды: дүрт алтын һәм ике көмеш. Команда зачетында Россия өченче урынны яулады. Олимпиадада 100дән артык илдән укучылар катнашты.

Максим Большаков моңа кадәр дә халыкара ярышларда призёр булды: 2025 елда Кытай милли олимпиадасында алтын, ә 2026 елда Romanian Master of Mathematics бәйгесендә көмеш медаль алган иде.

Аны зур уңышы белән котлыйбыз һәм горурланабыз!

Главная Программа Видео Шортс Поиск