Клава Кока, Дора һәм Ян Топлес: яшь журналистларыбыз кемнәр белән аралашты?
Клава Кока, FEDUK, «Сироткин» төркеме, Лёша Игарзян, Ян Топлес, Арсений Попов, Дора, Ришат Төхвәтуллин — һәм башка артистлар.
Фестиваль дәвамында «ШАЯН ТВ» командасы вакыйгалар үзәгендә эшләде. Яшь журналистларыбыз йолдызлардан интервью алды, аларга кызыклы һәм көтелмәгән сораулар бирде, иҗат планнары, уңыш серләре һәм фестивальдән алган тәэсирләре турында сөйләште.
Тиздән тамашачыларны күп кенә эксклюзив материаллар көтә: йолдызлар белән интервьюлар, фестиваль мәйданчыкларыннан репортажлар һәм танылган кунакларның иң кызыклы җаваплары.
«ШАЯН ТВ» сайты һәм социаль челтәрләрендәге яңалыкларны күзәтеп барыгыз, һәм VK Fest 2026ның иң кызыклы мизгелләрен беренчеләрдән булып карагыз!