Популяр яңалыклар 07.06.2026

Казандагы VK Fest 2026 ничек үтте

7 июнь көнне Казанда җәйнең иң зур фестивальләренең берсе — VK Fest 2026 узды. «Казан» Гаилә үзәге янында кунакларны популяр артистлар чыгышлары, блогерлар белән очрашулар, спорт активлыклары һәм дистәләгән тематик мәйданчыклар көтте. Сәхнәдә Татьяна Куртукова, Дора, Вики Шоу, «Сироткин» төркеме, Клава Кока, Feduk һәм Zivert җырлары яңгырады. Бәйрәмгә татар вайбын Ришат Төхвәтуллин чыгышы өстәде. 

Фестивальдә ТНВ холдингы да катнашты. Холдинг кунаклар өчен бөтен гаиләгә исәпләнгән зур интерактив мәйданчык әзерләде. Көн дәвамында биредә уеннар, конкурслар, балалар һәм өлкәннәр өчен күңел ачу чаралары узды, фотозоналар эшләде, бәйрәм рухы бер минутка да сүрелмәде.

VK Fest тагын бер тапкыр Казан халкын һәм шәһәр кунакларын берләштерде, ә ТНВ холдингы мәйданчыгы якты эмоцияләр, иҗат һәм күтәренке кәеф яратучылар өчен үзенә күрә җәлеп итү үзәгенә әверелде.

Безнең мәйданчыкка килгән һәм бәйрәмне безнең белән бергә бүлешкән һәркемгә рәхмәт!

Источник фотографии:

Главная Программа Видео Шортс Поиск