Популяр яңалыклар 03.06.2026

Клава Кока, Дима Масленников һәм татар вайбы! VK Fest Казанда балаларны нәрсә белән гаҗәпләндерәчәк?

Җәйнең иң зур вакыйгаларының берсенә санаулы көннәр генә калды. «ШАЯН ТВ» студиясендә VK Fest фестиваленең артистик дирекция җитәкчесе Дарья Евсеева кунакта булып, балаларны һәм яшүсмерләрне нинди кызыклы чаралар көтүе турында сөйләде.

Дарья сүзләренә буенча, Казан VK Fest узучы шәһәрләр арасында аерым урын алып тора. Биредә фестиваль үзенчәлекле атмосферасы белән аерылып тора.

Төп сәхнәдә тамашачыларны FEDUK, Zivert, Клава Кока, Дора, Татьяна Куртукова, Ришат Төхвәтуллин, Дима Масленников һәм «Сироткин» төркеме чыгышлары көтә.

VK Fest ул музыка гына түгел. Оештыручылар спорт һәм актив ял яратучылар өчен дә бик күп кызыклы мәйданчыклар әзерләгән. Кунаклар футбол мәйданчыгында уйный, панна-футболда көч сынаша, өстәл футболында ярыша һәм мини-гольф буенча мастер-классларда катнаша алачак. Шулай ук фестивальдә төрле юнәлештәге йога мәйданчыклары да эшләячәк.

Экстрим сөючеләр өчен BMX буенча Россия чемпионы һәм Олимпия уеннары катнашучысы Ирек Ризаев ярдәме белән махсус рампа урнаштырылачак.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен фестивальнең иң кызыклы урыннарының берсе — инфлюенсерлар зонасы булачак. Биредә яраткан блогерлар һәм артистлар белән очрашырга, фотога төшәргә, автограф алырга һәм аралашырга мөмкин булачак.
Казанда кунакларны Клава Кока, Дима Масленников, Viki Show, «Импровизаторлар» шоуы катнашучылары, Платон Горохов, Ян Топлес һәм Супер Стас көтә.

«VK Fest — бер көн эчендә бик күп тәэсирләр алырга, яңа дуслар табарга һәм үзең өчен яңа кызыксынулар ачарга мөмкин булган урын», — дип билгеләп үтте Дарья Евсеева.

Главная Программа Видео Шортс Поиск