Стрессны ничек җиңәргә: укучылардын киңәшләр
Имтиханнар якынлашкан саен дулкынлану һәм борчылу да арта. Кемдер соңгы минутларга кадәр дәфтәрләрен актарып утыра, кемдер тагын бер теманы өйрәнеп калырга тырыша, ә кайберәүләрне алдагы сынау турында уйлар һич тә тынычлык бирми. Без быел имтиханнар бирүче блогерларыбыздан дулкынлануны ничек җиңәргә икәнен сораштык.
Быел 9 сыйныфны тәмамлаучы Кәрим Галиев фикеренчә, имтихан алдыннан үзеңне соңгы минутларда артык әзерлек белән йөкләргә кирәкми. Ул темаларны кат-кат кабатлау урынына бераз ял итеп алырга, сыйныфташлар белән аралашырга һәм көлешергә киңәш итә. Аның сүзләренчә, яхшы кәеф соңгы мизгелдә яңа мәгълүмат истә калдырырга тырышуга караганда күпкә файдалырак.
11 сыйныф чыгарылыш укучысы Зәйнәб Хөснуллина да имтихан алдыннан уку турында уйлардан мөмкин кадәр читләшергә кирәк дип саный. Дуслар белән имтиханнар турында түгел, ә башка темаларга сөйләшү, яраткан музыкаңны тыңлау һәм тәмле итеп тамак ялгау — аның яхшы кәеф серләре. Музыка игътибарны башка темаларга юнәлтергә ярдәм итә, ә яраткан ризык күңелгә тынычлык өсти.
9 сыйныф укучысы Алимә Вәлиеваның стресс белән көрәшүнең үз ысулы бар. Ул имтиханга әзерлекне кичтән үк башларга киңәш итә: рюкзакны җыеп куярга, киемнәрне һәм кирәкле документларны әзерләргә. Бу очракта иртән кирәкле әйберләрне эзләп йөрергә һәм борчылырга туры килмәячәк. Моннан тыш, Алимә имтихан алдыннан яхшылап ял итәргә, яраткан фильм яки сериал карарга, тәмле итеп кичке аш ашарга һәм иртәрәк йокларга киңәш итә. Ә кәефне күтәрү өчен үзең белән яраткан шоколад алып керергә дә мөмкин.
Кызыклы факт. Укучылар төрле киңәшләр бирсәләр дә, барлык чыгарылыш укучылары бер фикердә: имтихан алдыннан үзеңне тәмле нәрсә белән сөендерергә кирәк. Яраткан шоколад, тәм-том яки тәмле иртәнге аш кәефне күтәрергә, үзеңне яүшырак хис итәргә һәм борчылулардан беразга булса да читләшергә ярдәм итә. Бәлки шуңа күрә дә «тәмле итеп ашарга» дигән киңәш иң популяр киңәш булып чыккандыр.
Психологлар әйтүенчә, имтихан алдыннан бераз дулкынлану — табигый хәл. Киресенчә, уртача дәрәҗәдәге борчылу кешегә җыелырга һәм игътибарлырак булырга ярдәм итә. Иң мөһиме — дулкынлануга үз өстеңнән тулысынча контроль алырга ирек бирмәү.
Барлык чыгарылыш укучыларына да тынычлык, үз көчләренә ышаныч һәм имтиханнарда югары нәтиҗәләр телибез!