Казан шугалаклары
Казандагы шугалаклар кышның иң матур күренешләренең берсе. Алар кайчан эшли башлар инде? Казанда кайчан кар явар инде? Иң баштан аларның кая урнашканнарын белергә кирәк!
Үзәктәге ачык шугалаклар:
Кремль яр буе – иң озын каток (~1 км), Европаның иң озын шугалаклары рәтенә керә, Кремльгә күренеше белән җәлеп итә. Үз конькиларың белән керү – сәгатенә 200 ₽, прокат – 250 ₽/сәг.
«Кара күл» – үз конькиларың белән бушлай; прокат: өлкәннәр өчен 250 ₽/сәг, балалар өчен 150 ₽/сәг.
«Ак Барс Арена» янында – мәйданы ~1800 м², заманча суыту системасы. Керү 200 ₽, прокат 300–400 ₽/сәг.
Сезон яңалыгы
«Казан» үзәге янындагы «Казанның бозлы боҗрасы» – декабрь уртасында ачыла, ~4000 м², берьюлы 350 кешегә кадәр, ясалма боз, Яңа ел ярминкәсе һәм чыршы.
Ябык шугалаклар:
«Зилант» – керү 500 ₽, прокат 300 ₽.
«Ватан» – керү 150 ₽, прокат 200 ₽.
«Триумф» – керү 200 ₽, прокат 200 ₽.
«Юдино» – керү 100 ₽, прокат 80 ₽.
Киңәшләр:
Үз конькиларың белән «Кара күл»дә, Мәскәү базары янында һәм Карбышев урамындагы скверда бушлай шуарга мөмкин.
Аеруча эш көннәрендә каток ачылуга килергә яхшырак.
Юлга чыгар алдыннан расписание тикшерегез: техник тәнәфесләр һәм һава торышы аркасында үзгәрешләр булырга мөмкин.