Урманда Шүрәле очратсаң, нишләргә?
Шүрәле – татар, башкорт, чуаш һәм мари әкиятләрендә иң танылган персонаж. Аның исеме «шур» сүзеннән килеп чыккан, ул «куркыныч нәрсә» яки «җанвар» дигәнне аңлата. Ул иң караңгы урманнарда, чокырлардла, елга буйларында яши, табигатьне саклый һәм балта яки мылтык белән урманга керүчеләрне яратмый.
Син аны ничек күз алдына китерәсең?
Күз алдына китер: тәбәнәк, бөкрәеп торган, кара яки кызгылт йон белән капланган бер хайван. Аның куллары һәм аяклары бик озын, сакалы һәм маңгаенда кечкенә мөгезе бар. Әмма иң мөһим үзенчәлеге – озын, нечкә бармаклары! Аларның эчендә сөяк юк, шуңа күрә алар йомшак кебек тоелалар, ләкин бик алар бик көчле.
Шүрәле турында иң кызыклы 5 факт:
1. Кытык яратучы.
Шүрәленең иң мәшһүр шөгыле – кешене урманның иң эченә алып кереп, озын бармаклары белән кытыклау.
2. Судан курка.
Бу бик мөһим факт! Шүрәле судан бик курка һәм елганы кичеп чыга алмый. Әгәр син аны урманда очратсаң, инеш яки елга аша сикереп котылырга мөмкин. Шуңа күрә көчле яңгыр вакытында ул, мөгаен, үз йортында урынында качып ятадыр! Гөмбәгә яңгыр яуганда йөрергә кирәк дип юкка әйтмиләр!
3. Атта йөрергә ярата.
Шүрәле – бик шук хайван. Төнлә ул көтүчеләрнең атларын урлап, аларда иртәнгә кадәр йөрергә ярата, шуңа күрә атларның яллары чуалып беткән була. Хәйләкәрне тоту өчен, кешеләр атның сыртына сумала (дегет) сөрткәннәр, һәм Шүрәле аңа ныклап ябышып калган була.
4. Киемне әйләндереп кию.
Киемне эчтән тышка әйләндереп, сул аяк киемен уң аякка, уңын сулга киегез. Ырымнар буенча, бу алым сихерне бетерергә, затның кытыклавыннан котылырга һәм урманнан имин чыгуга ярдәм итә.
5. Ышанучанлыгы белән билгеле.
Көчле булуына карамастан, Шүрәле шактый гади һәм артык ышанучан. Былтыр әкияте нәкъ менә шуңа бәйләп корылган.
Ә сезнең гаиләдә Шүрәле турында нинди риваятьләр бар?
Тагын да кызыклы фактларны син «Шүрәле оныгы Шүркәй» мультфилҗмыннан белә алырсың. Ул тиздән дөнья күрәчәк! Кәтәбез!