«Балачак җыры»ның 7 сезоны
«Балачак җыры» конкурсының 7нче сезонында төшерелгән клипларны тәкъдим итәбез.
Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. «Балачак җыры» конкурсы даими рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» – тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан оештырыла.
Җиденче сезонның беренче клибын инде барлык платформаларыбызда карап була. Ул «Йолдызлар» ансамбле башкарган «Тынычлык җыры» Гөлүсә Батталова сүзләренә Лилия Таһирова көенә язылган.
Әгәр сиңа җыр бик ошады икән аның текстын һәм көен безнең сайттан кара! Безнең белән бергә җырла!