Педиатр көне: мәрхәмәтле табиблар бәйрәме
Һәр елның 20 ноябрендә бөтен дөньяда ике бәйрәмне берьюлы билгеләп үтәләр: Бөтендөнья балалар көне һәм Халыкара педиатр көне. Бу очраклы түгел, чөнки педиатр – һәр кешенең тормышында беренче табиб, ул сабыйлар тугач ук аларның сәламәтлеге турында кайгырта.
Педиатрия фән буларак күптән түгел генә барлыкка килгән. 1847 елда рус табибы Степан Хотовицкий Россиядә балалар авырулары буенча беренче дәреслекне бастырып чыгарган һәм аны «Педиятрика» дип атаган. Ә бәйрәм 1954 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырылган.
Балалар турында кызыклы фактлар
- Сабыйлар көнгә якынча 200 тапкыр елмаялар.
- Тормышларының беренче айларында балалар дөньяны ак һәм кара төстә генә күрәләр, ә кызыл төсне башкалардан соңрак аера башлыйлар.
- Алты айга кадәр сабыйларда йөзү рефлексы тумыштан ук бар: алар су астына керер алдыннан инстинктив рәвештә һава тотып калалар.
- Яңа туган баланың учына тиясең икән, ул шундук бармакны тотып ала – бу тоту рефлексы.
Табибтан куркырга кирәкми:
- Табиб уенын уйнагыз. Уенчык табиблар җыелмасы (көпшә, градусник) тикшерү куркыныч түгел икәнен аңларга ярдәм итәчәк.
- Кабинетта нәрсә булачагын алдан белегез. Әти-әнигездән табибның йөрәкне ничек тыңлаганын яки тамакны ничек караганын сөйләп бирүләрен сорагыз.
- Табибка сораулар бирегез. Нәрсә булачагын аңлагач, курку югалачак.
Педиатрлар – сезнең сәламәтлегегез турында кайгыртырга һәрвакыт әзер торган мәрхәмәтле ярдәмчеләр. Алардан куркмагыз һәм сәламәт булыгыз!