Кызыклы фактлар 20.11.2026

Яңа ел илләре буйлап сәяхәт: Кыш бабайлар нинди була?

Яңа ел – бөтен дөнья балалары ярата торган тылсымлы бәйрәм. Әмма һәр илдә аны үзенчә каршылыйлар, хәтта төп кышкы тылсымчының да һәр җирдә үз исеме һәм үз гадәтләре бар.


Финляндия: Йоулупукки
Финляндиядә Кыш бабайны Йоулупукки дип йөртәләр. Бу исем «Раштуа кәҗәсе» дигәнне аңлата. Элек ул кәҗә тиресен киеп, кәҗәгә атланып бүләкләр тараткан, әмма вакытлар узу белән кызыл киемле мәрхәмәтле бабайга әйләнгән. Ул Лапландиядә, Корватунтури тавында яши.

Италия: Баббо Натале һәм Бефана феясе
Италиядә балаларга бүләкләрне Баббо Натале китерә, бу «Раштуа атасы» дигәнне аңлата. Әмма тагын бер тылсымчы бар – мәрхәмәтле Бефана феясе. Ул себеркегә атланып оча, кечкенә ачкыч белән ишекләрне ачып, балаларның оекбашларын бүләкләр белән тутыра. Тыңлаучан балаларга ул татлы әйберләр бирә, ә шаяннарга «күмер» калдыра. Дөрес, бу күмерләр гади түгел, ә шикәрдән ясалган татлы күмерләр! Италиядә Яңа ел төнендә иске әйберләрне тәрәзәдән чыгарып ташлыйлар – шулай итеп кешеләр барлык начар нәрсәләр белән саубуллаша

Франция: Пер Ноэль
Француз Кыш бабаен Пер Ноэль дип йөртәләр, бу «Раштуа атасы» дигәнне аңлата. Ул ишәккә атланып сәяхәт итә. Француз балалары үз аяк киемнәренә печән һәм кишер салып калдыралар – бу ишәк өчен сый, ул Пер Ноэльгә бүләкләрне җиткерергә ярдәм итсен өчен.

АКШ: Санта-Клаус
Америкада кышкы тылсымчыны Санта-Клаус дип йөртәләр. Ул кызыл куртка кия һәм боланнар җигелгән чанада оча. Америка балалары йоклар алдыннан аңа печенье һәм сөт, ә боланнарга кишер калдыралар.

Азия: Япония һәм Кытай
Япониядә балалар о-тосидама – бүләк итеп бирелә торган акча салынган төсле конвертларны түземсезлек белән көтәләр. Япониядә Яңа ел төнендә балалар музыка астында кар бөртекләре ясыйлар. Ә Кытайда «хунбао» – акча салынган кызыл конвертлар бүләк итү гадәте бар, чөнки кызыл төс бәхет китерә.

Күргәнеңчә, Яңа ел – бөтен дөнья балаларын берләштерә торган бәйрәм, әмма һәр халыкта ул үзенчәлекле һәм кабатланмас!

Главная Программа Видео Шортс Поиск