Ура, каникуллар!
Ниһаять, каникуллар башланды! Аларны онытылмаслык уздырыр өчен сезгә күңелле ялларга план калдырабыз. Эшләгән шакмакка билге куеп барыгыз. Кайсыгыз барысын да эшли алыр икән?
□ 12 гә кадәр йокларга
□ Бәлеш ашарга
□ Китап укып чыгарга
□ Әбигә өй җыештырырга булышырга
□ Дуслар белән күрешергә
□ Көн саен «ШАЯН ТВ» карарга
□ Бер көн телефонсыз үткәрергә
□ Әти-әнигә өйдә концерт күрсәтергә
□ Өстәл уеннары уйнарга
□ Яңа уку чирегенә көндәлек тутырырга
□ Көзге фотосессия эшләргә
□ Кабак эчендә кофе ясап эчәргә
□ Көзге җырлар тыңларга
□ Кояш батканны карарга
□ Икетуганнар белән очрашырга
Каникул фотоларыңны безгә җибәреп бар, без көтәбез!