Популяр яңалыклар 03.08.2026

Татарстан көллиятләрендә кабул итү дәвам итә: 50 меңнән артык гариза тапшырылган

Татарстанда көллиятләр һәм техникумнарга кабул итү кампаниясе дәвам итә. Бүгенге көнгә абитуриентлар 50 меңнән артык гариза тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.


Күпчелек белгечлекләр буенча документларны 15 августка кадәр тапшырырга мөмкин. Иҗади яки һөнәри керү сынаулары булган юнәлешләргә гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә.

2026/2027 уку елына республика көллиятләрендә 17 меңнән артык бюджет урыны каралган.

Иң популяр юнәлешләр:
• 🩺 медицина;
• 💇 хезмәт күрсәтү өлкәсе;
• 🏗 төзелеш;
• ⚙️ машина төзелеше;
• 👩‍🏫 педагогика;
• 🧪 нефть химиясе.

Быел республикада «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында ике яңа белем бирү-производство кластеры ачылачак. Алар педагогика һәм машина төзелеше юнәлешләре буенча эшләячәк. Студентлар заманча җиһазларда белем алып, киләчәктә эш бирүчеләргә кирәкле практик күнекмәләр үзләштерәчәк.

Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталлары аша, көллиятнең кабул итү комиссиясендә шәхсән яки «Колледжга онлайн керү» федераль сервисы аша тапшырырга мөмкин.

Главная Программа Видео Шортс Поиск